Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

“Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җебе” проекты кысаларында

Бүген Мөслим гимназиясендә “Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җебе” муниципаль проекты кысаларында истәлекле чара оештырылды.


Чәй өстәле артында аралашу өчен 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре чакырылды. Гимназия директоры Азат Мирзаянов гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрнең укучы тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Укучылар әти-әниләргә гаиләгә кагылышлы кызыклы сораулар, табышмаклар да әзерләгән иде. 11 сыйныфлар кунакларны үзенчәлекле кар бөртекләре дә ясарга өйрәтте.

– Гимназия коллективының ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булулары аларның эшчәнлекләрендә, ирешкән уңышларында ачык күренә. Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге төп чараларның берсе, – диде 11 сыйныфның класс җитәкчесе Гөлшат Мөхәмәтҗанова.

Чара ахырында һәрбер әти-әнигә гаилә символы сурәтләнгән сувенирлар тапшырылды.
 

 Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев