Фәнни-гамәли конференциядәге уңышлар
Заман һәм мәгариф

Фәнни-гамәли конференциядәге уңышлар

Мөслим лицее укучылары Яр Чаллы педагогия университетында чыгыш ясадылар.

16 декабрьдә Яр Чаллы педагогия университетының  филология факультеты базасында педагог һәм остаз елы кысаларында  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция "Укытучы. Галим. Язучы" дип аталып, әдәбият белгече, халык язучысы, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллинның 85 еллыгына багышланган иде. Конференция эшендә Мөслим лицееның 8 б сыйныф укучылары  Камилла Московая һәм Светлана Мкртчян тел белеме һәм әдәбияты буенча тикшеренү эшләре белән катнаштылар. Нәтиҗәләр буенча Камилла Московая 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Светлана Мкртчян 2 дәрәҗә дипломга лаек була. Укучыларның фәнни җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Фазилова. 

Фото - мәгариф идарәсеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев