Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Ел укучысы Алина

Алина Шакирова – Мөслим лицееның 10 сыйныфы укучысы. Узган уку елында Татарстан тарихы һәм рус әдәбияты буенча республикакүләм фән бәйгеләрендә ул беренче урынны алды.

– 7 сыйныфта укыганда Татарстан тарихы дигән фән керә башлады. “Әлеге фәнне кемнәр өйрәнергә тели, шулар гына укый”, – диделәр. Сыйныфтан мин генә теләк белдердем.
Олимпиадага кадәр 5-9 класс китапларының берсен дә калдырмыйча укып чыктым. “Республика турына үткәнсең”, – дип, укытучым Светлана Арефьева 10 сыйныф дәреслеген бирде. Кышкы каникулларда аны укып чыктым, сорауларыма укытучым белән бергә җавап эзләдек. Россия тарихы буенча олимпиадаларда да үземне сынап карарга яратам, – дип искә ала Алина.
Алина бөтен вакытын укуга багышлый дисәк тә, хата булмас.

 – Фән бәйгеләрендә җиңү – зур мәртәбә! Бөтен игътибарымны укуга юнәлтәм. Әнием, укуыма зыян килмәсен дип, өйдә эш тә кушмый. 
Күп мәгълүматны истә калдырыр өчен тарихи вакыйгаларны күз алдына китерергә яратам. Шулай иткәндә гасырлар авазын ишеткәндәй буласың, – ди Алина.
Һәр әти-әни өчен баласының уңышлары – зур бүләк. Алина укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Барысына да өлгерә. 
Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, инновация технологияләре, компьютер программалары буенча укуымны дәвам итәргә телим. Консультацияләргә йөрүнең ярдәме зур, – ди Алина.
Алина спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Спорткомплекста бадминтон уйнарга, тренажер залында көч-егәр тупларга да җитешә.
Максатына ирешү өчен вакытын да, энергиясен дә жәлләми.
Беренче тапкыр олимпиадада катнашканда призлы урын ала алмаганга борчылып, тагын да үҗәтләнеп укый башлады һәм сынатмады. Беренче киртә Алинага зур җиңүләргә этәргеч булды. Мөслим лицее республика мәктәпләре арасында “Иң яхшы мәктәп” буларак беренче бишлеккә керде.Монда, әлбәттә, укучыбыз Алина Шакированың да өлеше зур, – ди лицей директоры Чулпан Әхмәтшина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев