Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Уңган хатын - зур хәзинә

Җирлегебез күрке – яшь, тату гаиләләр. Мөслимдә гомер итүче Гөлназ һәм Инзил Талиповлар гаиләсе дә – шундый матур гаиләләрнең берсе. Гөлназ Талипова Мөслим сәнгать мәктәбендә югары квалификацияле рәсем укытучысы.

Гөлназ – Мөслим кызы. Рәсим абый белән Рәкыя апа гаиләсендә дөньяга килгән кызчык кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Бәлкем шуңадыр, укуын тәмамлагач “Кая барырга?” дигән сорау тумый үзендә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, укуын Яр Чаллы шәһәренең сәнгать училищесында, соңрак Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында дәвам итә. Хезмәт баскычын ул 2007 елдан Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә рәсем укытучысы буларак башлый.

– Әнием шәфкать туташы булып эшләсә дә, Яңа елга, төрле бәйрәмнәргә рәсем-плакатлар ясауны аңа йөклиләр, мин дә әниемә булышырга тырыша идем. Әни бик матур итеп яза һәм рәсем ясый иде. Минем дә рәсем ясарга яратканны күргәч, 7 яшьтә балалар сәнгать мәктәбенә алып килде. Биредә мин Илшат Ибраһимов кул астында рәсем ясау серләренә төшендем, – ди Гөлназ.

Гөлназ–сайлаган һөнәренең остасы, диләр хезмәттәшләре. Укучылары – Наилә Шәймарданова, Гөлназ Шәймөхәмәтова, Рената Борһанова рәсем сәнгате юнәлешендә укуларын алга таба да югары уку йортларында дәвам иттеләр. 

Лилия Шәймиева

Фото – Талиповларның гаилә архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев