Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яшьләр тормышы

Мин туган җиремдә бәхетле!

Бәхетен дә, яраткан эшен дә туган җирендә тапкан Нияз Хәйбрахманов шулай ди

Кыюлыгы йөзенә чыккан чибәр егет машинадан төште дә, “Август-Мөслим” агрофирмасының бүлекчә идарәчесе Ринат Гыйльмуллин белән фикер алышып, тракторы чыгымчылаган механизатор янына китте. Шул арада басу читенә җыелган икмәк ташучы шоферлар белән гәпләшеп алды ул. “Август-Мөслим” агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә бригадир вазыйфаларын башкаручы Нияз Хәйбрахманов булып чыкты ул.

– Бик тырыш, булдыклы егет! Өч ел бригадир булып эшли, аңа кадәр механизатор, комбайнчы булып хезмәт куйды. Яңалыкларны тиз үзләштерүе, гадилеге, җитәкчелеккә хөрмәт белән каравы өчен Ниязны барыбыз да ихтирам итәбез. Бик төгәл, җаваплы, ярдәмчел булганы өчен үз итәбез, – ди аның турында Ринат Гыйльмуллин.

Нияз Хәйбрахманов – Сикия авылы егете. Әтисе Рәүфәт тә, әнисе Ләйсирә дә авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган.

– Балачактан ук әти-әниемнең тырыш хезмәтен күреп үстем. Шуңа, Сикия мәктәбен тәмамлагач, районыбыздагы һөнәр училищесына укырга кердем. Диплом алгач, Псков шәһәрендә инженерлар гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәрби хезмәт – ир-егетләр өчен иң кирәкле мәктәпләрнең берсе. Хәрби хезмәт мине тагын да чыныктырды, максатка ирешү өчен артка чигенмәскә өйрәтте, – ди Нияз.

Хәрби хезмәттән соң Нияз Хәйбрахманов “Вамин-Урожай” җәмгыятендә механизатор булып хезмәт юлын башлый. Җәмгыять таркалып, җирлектә “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлагач, егет хезмәт юлын шунда дәвам итә.

– Мин күңелем белән дә, башкарган хезмәтем белән дә авылга, туган ягыма береккәнмен. Әтием белән басу юлларын бик күп урарга туры килде. Машина йөртүче әтием урып-җыю чорында – ашлык, чәчү вакытында орлык ташый иде. Мин аның машинасына утырып йөрергә ярата идем. Өлкән сыйныфларда укыганда, каникул чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, башка вазыйфаларны башкарырга да туры килде, – ди Нияз, тыйнак елмаеп.

Бригадир Нияз Хәйбрахманов вазыйфаларына эш оештыру, бурычларның үтәлүе, механизатор-шоферларны эш урыннарына озату һәм башка бик күп эшләр керә. Аларның һәркайсын төгәл үти яшь белгеч.

– Эшемә яратып, ашкынып киләм. Шөкер, агрофирмада яшь белгечләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кызыгып эшләрлек яңа, заманча техника, һәркемне канәгатьләндерерлек хезмәт хаклары. Иренмәскә, хезмәтеңне җаваплылык белән башкарып, максатларыңа ирешә белергә генә кирәк, – ди Нияз Хәйбрахманов.

Нияз гаиләсе белән Мөслимдә яңа йорт җиткереп чыккан. Яшь гаиләне сөендереп, бәбиләре дә туган. Димәк, Хәйбрахмановлар гаиләсе туган якта гомерлеккә төпләнгән.

– Читтә бәхет эзләп йөрүгә караганда, туган җирдә тапкан бәхет кадерлерәк, тәмлерәк. Хезмәт яраткан, ялкау булмаган кеше бүген авыл хуҗалыгында да матур нәтиҗәләргә ирешеп эшли дә, яши дә ала. “Август-Мөслим” җәмгыятенә яшь белгечләр, механизаторлар һәм машина йөртүчеләр бик кирәк! Һаман да үзен таба алмый йөрүче егетләрне үзебезгә эшкә чакырам. “АвгустМөслим” агрофирмасында эшсөяр, хезмәтен төгәл һәм җаваплылык белән башкаручыларга җитәкчелек тарафыннан игътибар зур, – ди ул.

Нияз машинасына утырып, китеп тә барды. Көн дәвамында ничә километр юл үтә торгандыр?! Арыганлыгы сизелми, киресенчә, Нияз Хәйбрахмановның йөзендә туган җире, яраткан һөнәре белән горурлану һәм сөенү чагыла. Нияз кебек яшьләр күбрәк булсын иде! Өлкән яшьтәге механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне, башка белгечләрне киләчәктә кем алыштырыр?

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев