Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Бал турында

Балның шикәрләнүе аның файдалы үзлекләренә тәэсир итми. Элеккерәк елларда беренче октябрьдән соң сыек бал сату тыелган булган. Бу вакытка бал шикәрләнергә тиеш, әгәр шикәрләнмәгән икән, димәк, ул ялган бал була дип саналган.

 

Билгеле булганча, бал кортлары балны үсемлек нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул бик тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламга – шикәрләнгән hәм сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 80° С ка кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент - диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катнашмасына әйләнә.

Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечлер генә билгели ала. Ә балда диастаза бармы-юкмы икәнлеген үзегез дә ачыклый аласыз.

Балның сыйфатын иң элек тәме һәм тышкы билгесе буенча белергә мөмкин. Табигый, ягъни чын бал масса сыман булырга, авызны камаштырырга һәм тамак төбен җиңелчә генә кытыклап торырга тиеш. Аның утырмасы булмый. Тагын шунысын белү мөһим: гадәттә бал, суыртып бер ай үткәннән соң, шикәрләнә башлый. Бу анда глюкоза микъдарының күп булуын күрсәтә. Шуңа күрә кыш уртасында үлчәп сатыла торган үтә күренмәле бал күрсәгез, алырга ашыкмагыз. Аның ялган бал булуы бар. Балның шикәрләнүе аның файдалы үзлекләренә тәэсир итми. Әгәр сез үтә күренмәле сыек бал яратасыз икән, шикәрләнгән балны температурасы 40° С тан артык булмаган суга куеп җылыта аласыз. Балның файдалы матдәләре таркалмасын дисәгез, аны беркайчан да ут өстендә җылытмагыз.

Белгечләр балның киң ассортименты белән сату итүчеләрдән бал алырга киңәш итми. Кулланучыларны кызыктыру максатыннан, кайбер сатучылар еш кына сырганак, гөлҗимеш баллары да тәкъдим итәләр. Балның андый төрләре табигатьтә очрамый, чөнки әлеге үсемлек чәчәкләренең нектары булмый.

Балның аерым бер төрен генә эзләп йөрү шулай ук дөрес түгел. Беренчедән, балның барлык төрләре дә файдалы. Икенчедән, теге яки бу сортның чын бал булуын ачыклау  җиңел эш түгел.

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: балны очраклы кешеләрдән сатып алмагыз. Кибеттән алганда, ярлыгындагы мәгълүматны җентекләп укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев