Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Көзнең күркәмлеге – картлыкта

Көз фасылы белән гомер көзенә җиткән өлкәннәрне хөрмәтләү арасында күзгә күренми торган тәңгәллек, бәйләнеш бар кебек.

Өлкәннәрнең активлыгын арттыру максатында районыбызда ел әйләнәсе төрле чаралар уздырыла. Шулай да илкүләм үткәрелүче Өлкәннәр ункөнлеген дулкынланып көтеп алабыз, чөнки бергә эшләгән хезмәттәшләр, яшьтәшләр белән очрашулар, төрле күңел ачу чаралары, ташламалы яки бушлай хезмәт күрсәтүләр, чәй өстәле артында үткәннәрне искә алып, сөйләшеп утырулар көтә.

Быел өлкәннәр ункөнлегендә узган чаралар күңелләрдә озак сакланыр. Район хакимияте, ветераннар советы, пенсионерлар союзы тарафыннан оештырылган һәм чара ветераннарыбыз күңелендә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Район мәгариф бүлеге ветеран укытучылар өчен Ык елгасы буенда бик матур чара оештырды. Укытучы һәм остаз елына багышланган бу тантанада Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм аның гаиләсенең чыгышлары ветераннарга музыкаль бүләк булып яңгырады.

Ункөнлек кысаларында зәвык белән оештырылган ярминкә, анда яңгыраган матур җырлар да өлкәннәргә багышланган иде. Оешмалар, авыл җирлекләре үзләренең ветераннарын барлады: алар өчен чәй өстәле артында очрашулар үткәрелде, күчтәнәчләр тутырылган пакетлар таратылды.
Өлкәннәр ункөнлегенең иң югары ноктасы Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында узган тантаналы җыелыш булды. Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов бәйрәм белән котлады, район ветераннар советы каршында эшләп килүче 29 еллык тарихы булган “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы концерт күрсәтте.

Галия Фәрхетдинова

Мөслим.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев