Сагындырып искә төшәләр...
Авылдашым Тәзкирә Низамиевага багышлана.
“40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та мәктәп тормышыннан аерыла алмаган шәхес ул безнең Тәзкирә апабыз. Без аның алдында баш иябез. Ул безне тормыш кагыйдәләренә өйрәтте. Егылсак, торырга, көләргә, хәтта еларга да өйрәтте”...
Бу сүзләрне чәчләренә чал кунган, тормыш авырлыклары йөзенә буразналар сызган Тәзкирә әби бирелеп тыңлады. Аны белемле остаз, кадерле укытучы, сер саклый белүче ахирәт, акыллы күрше дип тә мактадылар ул көнне. Мәктәптә “бишле” билгеләренә генә укыган бер укучысының сүзләре уйга калдырды. “Тәзкирә апа, син безне укытканда бик яшь идең бит. Тормыш тәҗрибәсе тупларга да өлгермәгән булгансыңдыр. Безгә киңәш бирергә, дөрес юл күрсәтергә шулкадәр акыл каян килде икән? Без – инде гомер уртасы ир-егетләр, балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез, ләкин акыл бирерлек дәрәҗәдә җитлегеп булмый әле. Күпвакыт югалып калабыз, чарасызлыктан нишләргә белмибез. Ә сез, курыкмыйча, дөрес киңәш бирә белгәнсез. Хәзер дә, кайчан барып керсәк тә, борып чыгармыйсыз, булдыра алган кадәр киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Сезнең киңәшләр һәрвакыт дөрес була”, – диде ул.
Тәвәккәл булды шул Тәзкирә. Беркайчан да куркып тормады: әйтәсе сүзен әйтте, кеше артыннан сөйләп йөрмәде. Шул туры сүзле булуы аркасында, арада “сөймәүчеләр” дә булгандыр. Аны авылда да, районда да хөрмәт иттеләр. Яшәү дәверендә ул беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәде, кеше әйберенә тимәде, үзенекен кызганмады, кешеләргә игелем тисен, кылган гамәлләрем үрнәк булсын дип яшәде.
Юбилей тантанасы бик матур үтте. Кунаклар таралышып, өйдә ялгызы калгач, бераз ямансу да булып китте. Тәзкирә бәйрәмнең һәр мизгелен күз алдына китерде. Үзе турында яңгыраган матур сүзләр аңа канатлар куеп, күккә чөйде, хатирәләр корабына утыртып, үткән тормышына алып барып кайтты.
***
Беренче тукталышны ул балачак иленә ясады.
Аның бик якын дусты Венера бар иде. Насертдин абзый кызы иде ул. Венера белән ул 7 ел бер парта артында утырды. Гел “бишле”гә генә укыды Венера. Тәзкирә дә аннан калышмаска тырышты. Аларның укудан кайтканын Насертдин абзый капка төбендә көтеп торыр иде.
– Ничәле алдың, кызым? – дияр иде ул Венерага. Аннан Тәзкирәгә дә шул сорауны бирер иде. Юан, эшли-эшли бирчәеп беткән бармаклары белән Тәзкирәнең колагын тотар иде дә: “Алдашасың бит, “бишле” алмагансың! Менә колагың кып-кызыл булды”, – дияр иде. Аннан соң, гафу үтенгәндәй, елмаеп: “Шаярттым гына, “бишле” алуыгызга ышанам”, – дип әйтер иде. Бик шаян, җор телле кеше иде Насертдин абый.
Икенче класста укыганда, Венераның кулында өр-яңа такта сумка пәйда булды. Әтисе ясап биргән. Үзе җиңел, үзенең кара савытын куяр өчен махсус оясы да бар. И кызыкты инде шуңа Тәзкирә! Кызыгырсың да, аның кулында – киндердән тегелгән, язу карасы түгелеп, төсе дә беленми башлаган букча бит. Әтиле балаларның һәрберсе шундый такта сумкадан йөри башлады. Сумка хезмәтен генә үтимени әле ул?! Таудан төшкәндә, чана ролен дә башкара, малайлар чәчтән тартса, саклану коралы була. Беркөнне шулай Венера белән мәктәптән кайтып килгәндә, Насертдин абзый кул изәп Тәзкирәне үз янына чакырып алды. Тәзкирә курка-курка гына килде. Насертдин абзый кулын артка яшергән, үзе серле елмая. “Тагын берәр этлек эшләргә уйлый инде бу”, – дигән уй килде кызчыкның башына. Ә Насертдин абзый аның кулына такта сумка тоттырды. Өр-яңа түгел, искерә төшкән булса да, такта сумканы күргәч, Тәзкирәнең күзләре яна башлады, шатлыгы эченә сыймады. Куанычыннан урынында сикергәләп, биеп үк алды. Рәхмәт әйтеп, шатлыгын уртаклашырга өенә йөгерде кыз.
85 яшенә җитеп, югары җитәкчеләр кулыннан да, укучыларыннан, хезмәттәшләреннән дә нинди генә кыйммәтле бүләкләр алмады ул! Юбилеенда аны бик зурладылар. Ә кечкенә чактагы таушалып беткән такта сумка-бүләкне ул һаман да оныта алмый.
Кайгыларны йотып була,
Ә бәхетне ничек йотасың?!
Тургай кебек ул һавага оча,
Күкрәгеңдә ничек тотасың?! – дип, күңел дәфтәренә шигырь юлларын сырлады Тәзкирә. Бик бәхетле кеше ул! Торыйм дисә, җылы өе, сөйләшим дисә, янәшәдә гомер иткән карты, хәлен белешеп торучы уллары, киленнәре бар. Иң мөһиме – аны хөрмәт итүче авылдашлары, укыткан укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре янәшәдә. Атна саен ялларда матур күлмәген киеп, Коръән салынган кадерле төенчеген тотып, Коръән ашына бара. Абыстай булып хезмәт итүенә дә ике дистәдән артык гомер үткән. Җиренә җиткереп догасын укый, вәгазь сөйли, киңәшләрен бирә.
Хатирәләр берсе арты берсе яңарып торды. Вәрәшбаш мәктәбенең бусагасын атлап кергәндә ул яшь белгеч иде. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, 1-2 ел күрше авылда эшләде, аннан гаилә корып, Вәрәшбашта эшли башлады. Тәҗрибәсе җитмәсә дә, яраткан һөнәренә чын күңелдән бирелгән кешенең нәтиҗәләре начар булмый. Укучылары ел саен конкурсларда призлы урыннар алды, олимпиадаларда беренчелекне бирмәде. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, бигрәк тә җиң сызганып эшли башлады ул. Мәктәптә укыту-тәрбия эшләре урынбасары вазыйфаларын үтәде, директорның эше тыгыз булганда, коллективны да җитәкләде. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итте, сүзен тыңладылар. Укучылар белән нинди генә чаралар оештырмады ул! Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып ул кертте, район мәктәпләрендә дә тәҗрибәсен бүлеште. Иҗади һәм инициативалы эшчәнлеге, халык мәгарифе өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Аның классы да иң көчлеләрдән булды шул. Арада бик шуклары да, артык белемлеләре дә күп булды. Тәзкирә Низамиева беркайчан да югалып калмады, һәр бала белән шәхси якын килеп эшләде. Элек замана башка иде, авыл мәктәпләрендә дә 200әр бала укыды. Вәрәшбаш мәктәбенә күрше Краснояр, Ташъелга авылларыннан да йөреп укыдылар. Һәр класста 25-30ар бала булды. Сыйныф бүлмәләре кечкенә, дөнья шаулап тора: укырга теләгәннәре башларын күтәрми укый, ә шук-шаяннары түшәмнән чаба...
... Уйларыннан арынып, юбилейда бирелгән бүләкләрне барларга кереште Тәзкирә. Ии, ниләр генә юк! Чәчәк букетлары гына да ярты бүлмәне алып тора. Килене һәрберсен вазаларга, чиләкләргә урнаштырган. Ул тартма-тартма савыт-саба, мамык мендәрләр, йомшак юрганнар! Бу әйберләрнең аңа хәҗәте дә юк инде, биргәннәр бит, кирәкми дип булмый. Аллага шөкер, тамак тук, өс бөтен. Кара инде бу шәлне, нинди зиннәтле тукымадан ясалган. Махсус бәйләттек, диделәр. Бигрәк зиннәтле! Әллә сандыкка салып куйыйм микән? Юк, алай ярамас. Моны кемнәр бирде әле?.. Тәзкирә тагын уйларына чумды.
1983 елда 16 баладан торган яңа сыйныф кабул итте ул. Класста әтисез, әнисез балалар шактый иде. Җитмәсә, сайлап алган кебек, бөтенесе дә усал: сүз әйтә торган түгел, күкерт кебек кабынып китәргә генә торалар. Классларына җайлы-җайсыз килеп кергән балаларны тәпәләп чыгарырга да күп сорамыйлар. Балалар барысы да белемгә омтылучы, укуга хирыс иде. Тәзкирә аларга материал җиткерә алмыйча аптырады. Көн буе нинди генә чаралар оештырмады, алай да балаларның энергиясе ташып торды. Балаларны Мөслим мәктәбенә озатканчы бер кат тиресен салды Тәзкирә. Тырышуы юкка китмәде: укучыларының һәммәсе бик акыллы һәм тәрбияле булды. Мәктәпне тәмамлагач та, йөзгә кызыллык китереп, азып-тузып йөрмәделәр, һәрберсе үз юлын табып, кайсы – артист, кайсы укытучы һөнәрен сайлады, кайберләре җитәкче булды.
Тагын бер вакыйга исенә төште әле. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ел дәвамында татар әдипләре турында мәгълүмат биреп бару төп бурычы иде. М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Тукайның туган көннәрен ел саен зурлап билгеләп үтте. Укучылар белән стена газеталары чыгардылар, шигырь бәйрәмнәре, викториналар үткәрделәр. Бер елны Г.Тукайның туган көненә районкүләм иншалар бәйгесендә катнаштылар. Укучыларның иҗади эшләрен җыеп, хаталарын төзәтеп, төргәге белән районга илтеп тапшырды Тәзкирә. Шунда бер баланың эше шик уятты. Берникадәр вакыттан соң нәкъ шушы иншаның районда җиңеп, республика бәйгесенә җибәреләчәге турында хәбәр килде. Иншада мондый юллар бар иде: “Тукай, син – бөек шәхес. Шулай да телең бик әче синең. Әле ярый авыруың көчле булып, үлеп котылгансың. Сине барыбер бәреп үтергән булырлар иде”...
Тәзкирә үзалдына елмаеп куйды. Авыр да, рәхәт тә иде мәктәп еллары!.. Һәр елы, һәр сыйныфы сагынып искә алырлык...
Миләүшә Хәсәнова.
Вәрәшбаш.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев