Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Батырны хөрмәтләп

Ташлыярда махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Илмир Монасыйпов истәлегенә элмә такта куелды.

Элмә тактаны ачу тантанасында район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, И.Монасыйповның туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты. 
– Илмир – Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак! Бүген без Илмир Монасыйпов истәлегенә элмә такта ачабыз, ә киләчәктә райондашыбыз хөрмәтенә бюст кую күздә тотыла, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. Геройның әти-әнисе чарада катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. 
– Улым үз теләге белән, контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Киткәндә: “Кайту-кайтмавым билгесез, ләкин син мине көт, әнием!” – диде. Улым табутта кайтыр дип кем уйлаган?! – ди Фәридә ханым. 
Геройның укытучылары һәм милли көрәш буенча тренеры И.Монасыйпов белән горурлануларын әйтте.
– Илмир белән балалар бакчасына бергә йөрдек, мәктәптә дус булдык. Милли көрәшкә дә беренче тапкыр икәү җитәкләшеп бардык. Иң ышанычлы, иң якын дустым иде ул. Илмирны искә алмаган көнем юк, – ди геройның сыйныфташы Илнар Салихов.
Илмир Монасыйпов истәлегенә мемориаль такта Ташлыяр мәдәният йортына эленде. Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбыз истәлегенә чәчәкләр, веноклар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев