Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Уртак тырышлык нәтиҗәсе

Иске Карамалы авыл җирлегендә “Су+утын” дип исемләнгән хәйрия акциясе оештырганнар.

Акция Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмси инициативасы белән оештырылган. Әлеге чара махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм җыю максатыннан үткәрелә. 

Районда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм җыю башлангач, Гөлназ берничә тапкыр акчалата һәм дарулар белән булыша. Күп авыллар актив ярдәм күрсәтә башлагач, Гөлназ да авылдашларына мөрәҗәгать итә. 

– Райондашлар унынчы тапкыр ярдәм илтеп кайткач, авылдаш егетләргә посылка җибәрергә тәкъдим иттем, – ди Гөлназ ханым. – Бүгенге көндә алты авылдашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Сөякәй авылы егетен дә якташыбыз итеп кабул иттек, шуңа посылкаларны җиде егеткә әзерлибез. Беренчесендә 80 меңнән артык акча җыелды. Әлеге акчага егетләргә иң кирәкле әйберләрне – дарулар, киемнәр, консервалар, тушенкалар, чикләвек-конфет ише баллы күчтәнәчләр алып, посылкалар тутырдык. Икенче тапкыр ярдәм җыйганда “Алга” ПМК оешмасы ясаган мунча эчен тутырып башка кирәк-яраклар озаттык. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Гөлназ Шәмси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев