Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Тойгелде уңганнары өмәгә җыелды

Бүген Тойгелде авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач кисү өмәсе оештырганнар.


"Хезмәт сөюче тырыш апаларыбыз бертавыштан ризалык белдереп үзләре белән бөтен кирәк-яракны алып килделәр.Тиз арада алар тарафыннан бик күп токмач әзерләнде. Уңган авылдашларыбыз Гөлирам Ганиева, Фирая Садретдинова, Наҗия Шаяхмәтова, Гүзәлия Шәйморатова, Әнүзә Идиятуллина, Сирена Мәрдәнова, Розалия Хәбибуллина, Гөлгенә Минһаҗева, Фирдәүсия Каюмова, Дамира Баязитова, Нурия Бәхтегәрәевага бердәмлек күрсәткән өчен бик зур рәхмәт. Лениза Ситдикова йомырка белән ярдәм итте. Пәнҗешәмбе көнне чәкчәк пешерергә планлаштырабыз.

Мондый өмәләрне кыш айларында берничә тапкыр үткәреп, токмач кисеп, баллы чәкчәкләр әзерләп җибәргән идек. Йөрәк җылысы белән әзерләгән токмачларыбыз егетләребезгә ризык булсын дигән теләктә калабыз", - дип хәбәр итә Энҗе Шәмсетдинова.

Игенче авылында госпитальдәге егетләр өчен махсус күлмәкләр тегү эше дә туктап тормый.

 Энҗе Шәмсетдинова һәм Дамира Баязитова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев