Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Шәмнәр җылытырга да сәләтле

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән райондашларыбыз окоп шәмнәре ясый башлады.

Игътибар иткәнсездер, Мөслимнең күпфатирлы йорт подъездларында тартмалар урнаштырылды. Аларга халык борчак, кукуруз, җимеш консерваларыннан бушаган банкаларны җыя. Әлеге банкалар окоп шәмнәре ясау өчен файдаланыла. Шәмнәр өчен Брянск шәһәреннән 650 килограмм парафин кайтарылган.

– Бәйрәм ялларында Яңа Усы, Баланлы, Шуганка, Олы Чакмак, Рус Шуган, Сал. Мухан авылларында окоп шәмнәре ясадылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр ир-егет үз балабыз кебек якын. Һәркем егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга: матди ярдәм күрсәтә яки кирәкле әйберләрне ала.

Окоп шәмнәрен ясау серләренә райондашларыбыз үзлектән өйрәнгән. Шәм ясау өчен чиста консерва банкалары, катыргы, балавыз яки парафин кирәк.
– Шәм ясау өчен балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкаларны да кулланабыз. Консерва банкасына озынча гофрлы катыргы кисәкләре урнаштырыла. Аны әзерләүнең дә үз тәртибе бар: тигезләргә, дөрес итеп сызарга, кисәргә һәм төреп банкага тутырырга кирәк. Аннары банкага су мунчасында эретелгән сыек парафин салына.

Лилия Шәймиева

Илмира Әюпова фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев