Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Ватанпәрвәрлек

Метрәйдә чик сакчылары әләме җилферди

Биредә чик сакчылары хөрмәтенә стела сафка басты

Метрәй авылы уртасында, мәдәният йорты каршында чик сакчылары әләме җилферди. Биредә чик сакчылары хөрмәтенә стела сафка басты. 28 май метрәйлеләр күңеленә истәлекле көн булып кереп калыр. Чик сакчылары көнендә биредә стела ачу тантанасы узды. Чарага метрәйлеләр генә түгел, районның төрле авылларыннан чик буе сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды.

Ватанны саклаучылар елында районыбызда берничә стела сафка басты. Райондашларыбыз батыр якташларын онытмый, аларның данлы хезмәтен хөрмәтләп, исемнәрен мәңгеләштерәләр. Мондый чаралар яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә дә бер алым булып тора. Метрәйлеләр дә әлеге башлангычтан читтә калмады, авыллардан беренче булып чик сакчылары хөрмәтенә стела ясадылар.

– Стеланы ясау идеясе узган ел килде. Идеяне чик сакчыларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Расих Ганиевка җиткердек. Ул район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Метрәй авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты директоры стела урнаштыру өчен шушы урынны тәкъдим итте, – ди стела ясау эшендә башлап йөргән Фәрит Сабиров. – Стеланы сафка бастыруда эшне башыннан ахырына кадәр авылдашларыбыз Илдар Гайнетдинов, Руслан Габидуллин һәм Фәннүр Әхмәтҗанов белән дүртәү башкарып чыктык. Материаллар табарга, алып кайтырга булышкан, финанс ярдәме күрсәткән барлык авылдашларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Авылыбыздан читтә, район үзәгендә, Казанда, Можгада, хәтта Дагыстанда яшәүче якташларыбыз да финанс ярдәме күрсәтте. Чик сакчысы булып хезмәт иткән райондашларыбыз да ярдәм итте.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев