Махсус хәрби операция. Дайджест
Илдә махсус хәрби операция башлангач, райондашларыбыз бер йодрыкка тупланды. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 300гә якын райондашыбыз катнаша. МХО барышында 50гә якын райондашыбыз батырларча һәлак булды. Узган атнада егетләребезгә 33нче тапкыр гуманитар ярдәм илтү оештырылды. Бу эшләрнең башында Метрәй авылы егете, волонтер Рүзәл Минһаҗев тора.
МХО зонасына ярдәм озату, ярдәм туплау райондашларыбызның яшәү рәвешенә әйләнде.Райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайткан егетләребезне һәрвакыт сөенеп каршы ала.
Егетләребезгә МХО башлангач, өч дистәгә якын гуманитар ярдәм илтү оештырылды. Солдатларга шактый күп техникалар – алты данә арбалы мотоцикл, “Днепр” мотоцикллары, “Нива” машинасы, җиңел машинага тагылмалы прицеп, мичләр, караватлар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тәгәрмәчләр һәм башка бик күп яраклар алып бардылар.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мөслим лицеенда “Якташларыбыз – Ватаныбыз геройлары” исемле экспозиция ачылды. Экспозиция мәктәпнең икенче катында урын алды. Ул шушы мәктәптә белем алган, бүген махсус операциядә катнашкан геройлар, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча вафат булган егетләр, фронтовик укытучыларга багышланган.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Районыбызның шактый егете бүгенге көндә фронтта. Шулай ук махсус хәрби операцияда батырларча хәлак булган егетләребез дә бар. Мемориаль комплекста МХОда катнашучыларга багышлап стела ачылды. Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин, мөслимлеләр катнашты.
МХО башлангач, күп кенә ир-егетләр илне якларга алынды. Райондашыбыз, Мөслим егете Марат Мәгалимов та шулар рәтендә. 2023 елның октябрь аенда үз теләге белән илебезне сакларга китә. Бүген Марат Мәгалимов аягы яраланып, демобилизацияләнеп туган ягына кайтты. Чираттагы штурмда бик каты яраланып, Донецк шәһәре госпиталендә, Крымда дәвалану учреждениесендә реабилитация уза. Дүрт мәртәбә штурмга керә. Дүртенчесе аның өчен хәлиткеч була.
Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәгендә “Герой әтисе” исемле күчмә фотокүргәзмә ачылды. Әлеге республикакүләм проект Ватанны саклаучылар елына багышланган. Күргәзмә күп буыннар өчен батырлык һәм намус үрнәгенә әверелгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә багышланган.
Хәрби операциядә катнашучы һәркем безне, безнең илне яклый. Шуңа күрә андагы һәркемгә булышу – безнең бурыч, ди МХОга ярдәм әзерләп озатучылар.
Игелекле ярдәм дәвамлы булсын, ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә саваплары кайтсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев