Курку белмәс Айдар
Айдар – Сикия авылы егете. Туган көненең 23 февральгә туры килүе юкка түгелдер
11 декабрь Төньяк Кавказда һәлак булган хәрбиләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операция башлануга 30 ел тулды. Шул уңайдан районыбызның локаль сугыш ветераннары сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында хәрби дусларын искә алдылар.
Бүгенге көндә җирлегебездә Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 148 ветеран исәпләнә. Хәрбиләр Мөслим, Метрәй, Яңа Усы, Исәнсеф-Чишмә, Үрәзмәт-Чишмә, Иске Карамалы зиратларына җирләнгән дусларының каберләренә чәчәкләр салдылар, аларның әниләре, якыннары белән очрашып, күчтәнәчләр тапшырдылар. Мөслимдә Чечнядагы хәрби конфликтта катнашкан хәрбиләр хәрәкәтен Айдар Гыйбадуллин җитәкли.
Айдар – Сикия авылы егете. Туган көненең 23 февральгә туры килүе юкка түгелдер. Көчле рухлы, батыр йөрәкле егет сугышчан дусларын югалткан көннәре турында бүген дә тыныч кына сөйли алмый.
Сикия мәктәбен тәмамлагач, Айдар Бөгелмә медицина училищесында укый. Хезмәт юлын Яр Чаллы милли гвардия хәрәкәтендә башлый. 1994 елның гыйнваренда үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. Райондашыбызны Калининград өлкәсенең Гусев шәһәренә җибәрәләр, хәрби шофер итеп билгелиләр. Шул елның декабрендә солдатларны төнлә уятып, самолет белән Волгоградка озаталар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев