Җиңүгә ышаныч белән
“Мәрхәмәтле йөрәк” волонтерлар хәрәкәтенә Тойгелде авылы халкы да бик теләп кушылды
Махсус хәрби операциядәге егетләрнең үтенече буенча Тойгелде авылы волонтерлары мунча себеркеләре бәйләде. 100дән артык себеркене тартмаларга тутырып әзерләп куйганнар. Маскировка челтәре үрергә өйрәнгәннәр. Бу көннәрдә алар бишенче сетканы үреп бетергән.
– Апаларыбыз үлән чәйләре әзерли һәм окоп шәмнәре ясый. Беренче булып авылның абыстае Нурия апа шифалы үләннәр җыеп җибәргән иде. “Ансарлар” төркеме оештырган Нурия апа һәр эштә активлык күрсәтә. Район үзәгенә төшеп, озак яна торган шырпылар ясарга өйрәнде, Мәлләтамак кызларыннан коры душ ясау серләренә дә төшенде. Бик күп санда мендәрләр, тушенкалар ясап, егетләргә озатты. 90 данә мендәр текте! Белгәннәрен авылдашларына да бик теләп өйрәтә ул. Нурия апаның оныгы Рамазан да – Ватан сагында. “Киемгә икенче тормыш” акциясен башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, җыелган киемнәрдән МХОдә катнашучылар өчен күлмәкләр, эчке киемнәр тегеп җибәрде. Гомумән, кызларыбызның берсе дә эштән курыкмый: токмачын да кисәләр, чәкчәген дә пешерәләр. Барысы да махсус хәрби операциягә озатыла. Берсе дә чит түгел, бөтенесе дә – безнең балалар! Ярдәмебезнең файдасы тисен берүк! – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамира Гыйләҗева.
Махсус хәрби операциядәге егетләргә мөслимлеләр даими төстә ярдәм җибәрә. Күчтәнәчләр янына мөслимлеләрнең изге теләкләре һәм догалар да салына.
Мөслим гимназиясе укучылары да МХОдәге егетләргә хатлар яза. Балалар егетләргә рәхмәтләрен җиткерә, теләктәшлекләрен белдерә.
– Бу хатларда гади сүзләр генә түгел, алар – җиңүгә ышанычыбыз, егетләрнең батырлыгына тирән ихтирам символы да. Һәр хат безне саклаучылар өчен яктылык нуры булып, күңелләрен җылытсын иде. Укучыларым гуманитар ярдәм җыюда ел да актив катнаша. Махсус хәрби операциядәге егетләргә кем нәрсә белән булыша ала, шуны алып килде: җылы носкилар, тушенкалар, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, медицина препаратлары, азык-төлек. Әлеге акциядә катнашкан һәр укучыга, аларның әти-әниләренә ихластан рәхмәт! – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Быел МХОгә беренче ярдәм 13 февральдә озатылды. Бу – махсус хәрби операция башланганнан бирле районыбыздан озатылган 31нче ярдәм. Егетләргә техника, төзелеш материаллары, дарулар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләр җибәрелде.
– Баланлы, Олы Чакмак, Тойгелде авыл җирлекләрендә МХОдә катнашучыларга ярдәм итү эше аеруча оешкан төстә бара. Уртак көч белән кирәкле әйберләр тутырылган тартмаларга күңел җылысы да салына. Район халкының бердәм булып эшләве нәтиҗәсендә бик күп ярдәм җыелды. Бу эштә мәктәп укучыларының да катнашуы сөендерә. Алар кечкенәдән миһербанлылыкка, ватанпәрвәрлеккә, башкаларга ярдәм итәргә өйрәнә. Ярдәм беркайчан да артык булмый. Игелекле гамәлләребезне чын йөрәктән башкарыйк! – ди волонтер Сания Җиһангирова.
МХОдә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен, Фәния Хафизовага, Энҗе Гариповага, Рүзәл Минһаҗевка, Сания Җиһангировага, Фәриха Солтановага “Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы” төбәкара иҗтимагый оешмасыннан волонтер таныклыклары бирелде.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев