Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Илне саклаучыларга Яңа ел бүләге

Бәйрәм алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөге озатылды.

Бу көннәрдә һәркем Яңа ел кәефе, бәйрәм рухы белән яши. Һәркем бәйрәмнән ниндидер үзгәреш, яңалык көтә. Әмма инде өченче Яңа елны махсус хәрби операция зонасында каршы алучы егетләр дә бар. Аларның саны – 400 йөздән артык.

Мөслимлеләр ел саен Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм әзерләп озата. Бу көннәрдә дә МХОгә ярдәм озатылды.

– Безнең районнан чираттагы ярдәм озатылды. Аны җыюда һәм әзерләүдә район хакимияте, Мөслимдә һәм күрше районнарда яшәүче битараф булмаган халкыбыз катнашты. Ярдәм җыю, төргәкләү һәм төяүдә катнашкан һәркемгә, шулай ук Яңа ел алдыннан юлга чыккан кыю волонтёрларыбызга рәхмәт! Сезнең ярдәм бәяләп бетергесез зур! Яңа ел бүләкләренең барысы да безне саклаучыларга вакытында барып җитәчәк һәм аларны бәйрәм алды көннәрендә җылытачак, – дип язды район башлыгы Альберт Хуҗин социаль челтәрдәге аккаунтында.

Мәлләтамак авылында яшәүче Рушад Рөстәмов 19нчы тапкыр МХОгә ярдәм илтә. Мөслим авылыннан әтиле-уллы Илшат һәм Рүзил Фәрраховлар, Җәлил бистәсендә эшләүче “Ярдәм янәшә” төркеме волонтеры Делус Фазлыев та егетләргә бәйрәм бүләкләрен таратуга бик теләп кушылдылар.

– Мөслимлеләр УАЗ һәм "Нива" машиналарын җибәрде. Җәлил бистәсеннән һәм Алексеевск районыннан ике “Иж-Юпитер” мотоциклы китерделәр. Алар Җәлил һәм Алексеевск егетләренә тапшырылачак, – ди “Мөслим сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте активисты Людмила Игошева. – Ярдәм йөгендә мөслимлеләр тарафыннан әзерләнгән өч дистәгә якын саклану сеткалары, окоп шәмнәре, коры ашлар һәм душлар, төрле үләннәр кушып әзерләнгән чәйләр, баллар һәм кышка әзерләнгән салатлар, медикаментлар, кыр госпитальләре өчен урын-җир кирәк-яраклары бар. Гомумән, нинди ярдәм китерелсә дә, без аларның һәркайсын төргәкләп, егетләр сораган юнәлешләргә җибәрәбез. Бу юлы да ярдәм Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон юнәлешләренә илтеләчәк. Әлбәттә, егетләрнең туганнары, якыннары әзерләп китергән исемле посылкалар да бар. Райондашларыбыз китергән төрле кирәк-ярактан һәм тәм-томнардан җыелган “Мөслим күчтәнәче” дип исемләнгән күчтәнәч каплары гына да 80нән артты. Әлеге күчтәнәчләр посылка алырга чыккан егетләргә дә, юлда безнең волонтерларга ярдәм итүчеләргә дә тапшырыла. Мөслим егетеме ул, башка районныкымы – мөһим түгел, аларның барысы да – безнең егетләр! Волонтерлар, ике дистәдән артык райондашыбызны күреп, аларга күчтәнәчләр тапшырырга тырышачак.

Людмила Игошева МХОдәге егетләр белән йөк озатучыларны элемтәдә тота. Ул ярдәмнең билгеләнгән урынга кайчан барып җитәчәген, кем каршы алачагын хәбәр итә.

– Кайвакыт егетләрнең һәркайсына берничә тапкыр шалтыратырга, элемтә булмаганда, командирлары яки хезмәттәшләре белән хәбәрләшергә туры килә. Волонтерларның алып барган бер генә күчтәнәчне дә ияләренә тапшырмый калганнары юк. Посылканы тапшыргач кына юлны дәвам итәләр, – ди Людмила.

Ярдәм әзерләүдә авыл җирлекләре, оешмалар, шәхси гражданнар катнашкан.

– Иң зур ярдәмне район хакимияте күрсәтә. Бу юлы Рус Шуган, Мәлләтамак, Яңа Усы, Олы Чакмак, Баланлы, Михайловка, Баек, Үрәзмәт, Тойгелде, Метрәй, Крәш. Шуран, Мөслим, Октябрь авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив катнашты. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, “Карлыгач” балалар бакчасы, Җәмигъ мәчетендә эшләүче волонтер апалар, Мәлләтамак башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы, район хастаханәсе коллективы, Яңа Усы мәктәбе дә бик күп күчтәнәчләр алып килде. Мөслим гимназиясе укучылары хатлар җибәрделәр. Бу юлы күчтәнәчләрне Мөслим мәктәпләрендә укучы Мәлләтамак балалары белән төргәкләдек. Бу балалар эш тәртибен яхшы белә, шуңа эшне тиз башкарып чыктык. Ярдәм әзерләгәндә һәрвакыт Азнакай районы, Җәлил бистәсе, Яр Чаллы шәһәре волонтерлары белән бергә эшлибез, аларның барысына да рәхмәт! – ди Людмила Игошева.

Ярдәм илтүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы беренче ноктага барып җитеп, әйбер-күчтәнәчләрне тарата да башлаган. Тойгелдедән Рамазан Касыймов һәм Шуганка авылыннан Нәсим Әхмәдишин белән очрашу насыйп булган.

Бердәмлек тау күчерә, ди халык.
Райондашларыбыз бердәм булуларын исбатлап тора. Алар илебез тынычлыгын саклаучы егетләрне бер генә минутка да онытмый. Егетләргә җибәрелгән күчтәнәчләр, туган яктан килгән хатлар һәм ризыклар алга барырга һәм җиңү көнен якынайтырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Фото: район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев