Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Игелекле гамәл уңышлы була

Махсус хәрби операциядә Баланлы авыл җирлегеннән сигез егет катнаша. Җирлек халкы егетләргә ярдәм итү өчен вакытын да, акчасын да кызганмый.

Шуганка авылы кызлары җирлектә үткән халык җыены алдыннан өмә ясап токмач кисәргә өлгерделәр. Бу көнне алар 10 килограмм токмач әзерләде.

– Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләре белән һәрдаим күрешеп, хәлләрен сорашып торабыз.
Махсус хәрби операциягә багышланган чараларда шуганкалылар бик актив катнаша. Авыл халкы егетләргә көнкүреш кирәк-яраклары, кием салым, азык-төлек җибәрә. Егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – ди Шуганка авылы китапханәсе мөдире Гөлзирә Дәүләтова.
Шуганка кызлары парафин сатып алып, ике тапкыр окоп шәмнәре дә ясап җибәргәннәр.

– Баланлы кызлары Азнакай районының Тымытык авылына барып саклану киемнәрен тегәргә өйрәнеп кайттылар һәм эшкә керештеләр.
Кирәкле материал кайтартып, 15 кием тегеп җибәрдек. Саклану костюмнары белән бергә тәм-том, киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары да әзерләдек. Шуганка китапханәсе, балалар бакчасы коллективлары токмач кисеп, окоп шәмнәре ясап җибәрде, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова.
Гөлзирә Дәүләтова авылның волонтерлар төркемен җитәкли. Шуганка авылыннан Гөлия Хафизова, Гүзәлия Юнысова, Җәмилә Мөхәмәтшина, Эльвира Бәдретдинова, Лилия Мөслимова ниятләгән эшләрен ахырынача җиткермичә туктамыйлар.

– Окоп шәмнәрен икенче тапкыр әзерләп җибәрәбез инде. Район газетасыннан укып барабыз: мондый шәмнәрне башка авыл җирлекләрендә дә ясыйлар икән. Шәм ясау идеясен махсус хәрби операциядәге егетләр тәкъдим итте. Әниләре белән сөйләшкәндә шундый шәмгә ихтыяҗ булуын әйткәннәр. Окоп шәмнәренең сигезәр сәгать януын белеп, эзләнә-укый торгач, аларны дөрес итеп ясарга өйрәндек. Беренче җибәргән шәмнәребез барып җиткән. Алар белән егетләр ризык та җылыта, киемнәр киптергәндә дә куллана, дип ишеттек. Без җибәргән әйберләрнең файдага яравын белеп ихластан сөендек, – ди Гөлия Хафизова.
Авыл халкы мондый игелекле эшләрдән читтә калмый шул. Бөтен кешене бер теләк берләштерә: уртак ярдәм белән егетләрнең гомерен саклап калу.

– Безнең дә үз өлешебезне кертәсебез килде. Волонтерлар төркеме, социаль челтәрдә махсус төркемнәр булдырылды. Авыл халкы белән бергәләп буш калай банкалар тупладык, шәм кисәкләре, балавыз белән ярдәм итүчеләр дә булды. Кич утырып окоп шәмнәре ясадык. Хәзер сохари киптерергә керештек. Алга таба да ярдәм итеп торачакбыз, – ди Гүзәлия Юнысова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев