Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Ярдәм озатылды

МХОдә катнашучылар теләктәшлекне тоярга тиеш

Пәйгамбәребез бер хадисендә: “Бирер әйберегез булмаса, йомшак сүз белән юатыгыз”, – дигән. Шулай ук: “Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел”, – дигән гыйбрәтле сүзләре дә бар. Бүген бик күп егетләр махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгын сак-лый, иминлегебезне тәэмин итә. Аларга ярдәм итү, һәрдаим хәлләрен белешү - безнең бурычыбыз. Мөслимлеләр бу изге эштә һәрдаим актив катнашалар. Октябрь аенда мөслимлеләр тарафыннан махсус хәрби операция зонасына ике йөк ярдәм озатылды. Ярдәмне Рүзәл Минһаҗев һәм Рушат Рөстәмов алып китте. Мәлләтамак авылыннан төялгән йөк тә инде егетләргә барып җитте.

– Безнең мәдәният йортыннан мондый ярдәм йөге унҗиденче тапкыр озатыла, - ди “Мөслим янәшә” волонтерлар төркеме җитәкчесе Людмила Игошева. – Әлеге төркемне үзебезнең танышларыбыз, дусларыбыз белән оештырган идек. Бирегә мөслимлеләр генә түгел, Җәлил, Азнакай шәһәрләре волонтерлары әзерләгән ярдәм дә китерелә. Әлеге шәһәрләрдән килгән волонтерлар белән бергәләп җыелган ярдәмне төргәклибез. Адреслы ярдәм дә, гомуми ярдәм дә бик күп җыела. Безнең төркемнең ватсапта үз аккаунты бар. Ярдәм җыя башлау турындагы хәбәрне шунда урнаштырам. Һәм, шөкер, әлеге хәбәрне ишетеп, бик күп райондашларыбыз ярдәм итә.

Бу юлы да егетләргә машиналар, мотоцикллар, покрышкалар, суыткычлар, башка бик күп төрле кирәк-ярак, ашамлыклар, адреслы күчтәнәчләр, медикаментлар озаттык. Күрше-тирә районнардан: Азнакай, Сарманнан да адреслы күчтәнәчләр һәм егетләр сораган кирәк-яраклар җыелган. Ярдәмне төргәкләүдә авыл халкы, район яшьләре һәм волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар ярдәм итә.

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 17 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев