Һәр сурәттә – герой язмышы
Мөслимдә “Герой әтисе” фотокүргәзмәсе эшли.
16 сентябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә “Герой әтисе” исемле күчмә фотокүргәзмә эшли башлады. Әлеге республикакүләм проект Ватанны саклаучылар елына багышланган. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән булдырылды. Күргәзмә күп буыннар өчен батырлык һәм намус үрнәгенә әверелгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә багышланган.
Экспозициядә Татарстанның төрле почмакларыннан 47 герой әтисенең портреты урын алган. Биредә шулай ук "Герой гаиләсе" фотокүргәзмәсе дә куелды. Әтиләренең кулларында – улларының сурәтләре, хәрби бүләкләре, шәхси әйберләре. Болар барысы да бүген буыннар арасындагы бәйләнеш символы булып калыкты.
Күргәзмә геройлары арасында якташларыбыз – Иске Карамалыдан Шәймардановлар гаиләсе дә бар.
Чараны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин башлап җибәрде.
– Тормышта кирәкле булган белемне, тәрбияне әтиләр кебек беркем дә бирә алмый, моңа беркайда да өйрәтмиләр. Ир-ат башлангычы, безнең егетләрдә булган батырлыкның нигезе әтиләргә барып тоташа. Үзеңдә булмаган әйберне башкаларга биреп булмый. Биредә сурәтләре урын алган әтиләребез, шул исәптән махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Илнар Шәймардановның әтисе Сабирҗан абый да – үзендә булган иң матур сыйфатларны улларына бирә алган, чын геройлар тәрбияләгән кешеләр, – диде ул һәм Илнар Шәймардановның чарада катнашучы әтисе Сабирҗан абыйга, әнисе Фирдәүсә ханымга рәхмәт әйтте, улы Тимурга әтисенең лаеклы алмаш булып үсүен теләде.
Илнарның әнисе Фирдәүсә ханым истәлекләр белән бүлеште:
- Илнар беркайчан да минем йөземә кызыллык китермәде. Сүзебездән чыкмады. Әмма махсус хәрби операция башлангач, барысын да үзе хәл итте: үзе теләп китте. Әле һаман да исән сыман, һаман да көтәм. Үлеменә ышанасы килми. Кайтып керер сыман. Шул өмет белән яшим, шул көч бирә торгандыр, дим – диде ул, күз яшьләрен яшерергә тырышып, һәм чакырып хөрмәтләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2024 елның 23 февралендә махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илнар Шәймардановның улы Тимур бу көнне чарага сыйныфташлары белән килгән иде. Аларның бердәмлеге, йөзләрендәге җитдилек чараның үз максатына бик яхшы эшләвен күрсәтә.
– Безнең сыйныфта геройның улы укый. Аның сыйныфташларына шушы күргәзмәне күрсәтәсем килде. Чөнки үз геройларыңны белү, аларның якты истәлеген саклау һәм тыныч тормышта яшәвебезгә рәхмәтле булырга өйрәтү бүгенге көндә бик мөһим, – диде Тимурның сыйныф җитәкчесе Лилиана Миңнегалиева.
Чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган чыгышлары яңгырады.
Экспозиция Мөслимдә ике атна дәвамында эшли. 10 көн дәвамында әлеге фото күргәзмәсен мәктәп укучылары, политехник техникум студентлары, сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар, оешма-предприятие хезмәткәрләре карарга өлгерде. 29 сентябрьдә фотокүргәзмә Азнакай шәһәренә күчәчәк.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев