Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Гимназиядә патриотик сәгать үткәрелде

Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим гимназиясендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара оештырганнар

Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим  гимназиясендә "Әфганстан: онытырга хакыбыз юк..." дигән исем астында  Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган  патриотик сәгать үткәрделәр.  

- Китапханә хезмәткәре укучыларга нәкъ менә 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару белән бәйле булган вакыйгаларны сөйләде. Балалар бу датаның Әфганстанда сугышкан солдатларга гына түгел, ә Россия Федерациясеннән читтә хезмәт бурычларын үтәгән барлык сугышчыларга да багышланганын белделәр.
Чарада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Алмаз Солтанов та катнашты. Ул балаларга Әфганстандагы хәрби хезмәте, хезмәттәш дуслары, алар белән булган вакыйгалар, йөкне озата барганда күп тапкырлар ут астына эләгүе турында сөйләде.
Патриотик сәгать барышында Әфганстан турында шигырьләр яңгырады, аларда Әфган сугышы этаплары чагылдырылды.  Утлы еллар вакыйгалы турындагы китап күргәзмәсе оештырылды, - дип язалар балалар үзәк китапханәсеннән.

Фото - балалар үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев