Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Мемориаль комплекста тантаналы митинг узды (+фоторепортаж)

Әфганстан Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы мемориаль комплекста тантаналы митинг булды.

Хезмәт һәм сугышчан дан мемориаль комплексында тантаналы митинг узды. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, Әфган һәм локаль сугышлар ветераннары һәм аларның якыннары, оешма-предприятие җитәкчеләре, укучылар һәм районның киң җәмәгатъчелеге катнашты.

9 ел 51 көн буена барган Әфган сугышында егетләребезнең каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы мең кат дәлилләнде. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Мөслим районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең алтысы Әфган тауларында башын салды.

- Әфган сугышы аша меңләгән солдат һәм офицерлар үтә, аларның күбесе хәрби һәм армия бурычын үтәп үз гомерләрен бирә. Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә һәм туганнарына лаеклы улларын тәрбияләгәннәре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм", - диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Митингта Әфган сугышы кырларында батырларча һәлак булган райондашыбыз Илмир Зинир улының әнисе Фәндия апа Шәйхелмәрданова да катнашты.

- Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма бала кайгысы онытылмый. Без локаль сугышларның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши, - диде Фәнзия апа, күз яшьләрен тыя алмый.

Тантаналы чара яу кырында башын салган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев