Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Без бергә! Без бердәм! (фоторепортаж)

Махсус хәрби операциягә багышланган “Без – бергә!” дип исемләнгән чара узды.

Махсус хәрби операция башлангач, ил халкы зур сынау алдында калды. Тыныч тормышта төрле тармакларда хезмәт куйган егетләр махсус хәрби операциягә алынды. Җирле халык аларга ярдәм итү юлларын эзли башлады. Районыбыздан 200гә якын егет махсус хәрби операциядә ил чикләрен саклый. Район халкы ундүртенче тапкыр аларга ярдәм озатты. 

“Без бергә” дип исемләнгән кичәдә волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучылар, махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре һәм тормыш иптәшләре, район җәмәгатьчелеге катнашты.

Чара райондашларыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек ярдәм итүләре хакында Мөслим телевидениесе әзерләгән видеосюжет белән башланды.

– Халык илебез авыр сынау алдында калганда сынатмый: бердәм булып төрлечә ярдәм итә. Махсус хәрби операциядәге егетләргә – унөч, Лисичанск халкына ике тапкыр гуманитар ярдәм озаттык. Бу халыкның бердәмлеген, киң күңеллелеген күрсәтә. Видеосюжеттан күренгәнчә, егетләргә ярдәм итү өчен токмач кисүче, шәм ясаучы һ.б. эшләрне башкаручы егет-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Барыгызга да ихлас рәхмәтебез барып ирешсен! Махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз. Сез ялгыз түгел, без сезнең белән! Без бергә! Без бердәм! – диде район башлыгы.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев