Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Берләштек һәм бердәм булдык! (Фоторепортаж)

Маскировка челтәрләре үрү һәм костюмнар тегү серләрен инде шактый райондашыбыз үзләштерде. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөге аркылы җибәрелде. Салауз-Мухан халкы да бу масштаблы чарадан читтә калмады.

Авыл уңганнары, бер йодрыкка тупланып, мәдәният йортында махсус кием тегү белән мәшгуль. Мәдәният йорты ишеген ачу белән рәхәт итеп зеңгелдәгән тегү машинасы тавышы яңгырый. Илмира Әюпова, Фәйрүзә Зәкиева, Нәсимә Әюпова, Рисала Әгъзәмованың киңәшләшә-киңәшләшә кием тегеп утырган вакытына туры килдек.

– Алда – кыш. Табигать, бигрәк тә агач-куаклар шәрәләнеп калды. Егетләребезне дошманнан саклау максатыннан маскировка костюмнарын башкачарак форматта һәм ак төстә тегә башладык. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан Азнакай районының Тымытык авылына барып, костюм тегәргә өйрәнеп кайткан апаларыбызның хәзер кулы кулга йокмый. Бүген менә тагын бер костюмның эшен төгәлләдек. Костюмнар тегү өчен кирәкле чимал – җепләрне, керешләрне алырга Фәрит хәзрәт Гыйзетдинов гаиләсе белән ярдәм итте, – ди Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе Илмира Әюпова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев