Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Әйтер сүзем бар...

Мөслим һәм күрше-тирә район халкының махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы ярдәм йөген җыюы турында хәбәр иткән идек.

Бер төркем райондашларыбыз әлеге йөкне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә тапшырып, исән-сау әйләнеп кайтты. Ярдәм Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев инициативасы белән җыела һәм илтеп тапшырыла. Чираттагы барып кайтудан соң Рүзәлнең безгә әйтер сүзләре бар.

"Хөрмәтле халкым!!! Бу 12нче тапкыр баруыбыз бик үзенчәлекле һәм тетрәндергеч булды. Сез җыйган посылкалар, "Нива" машиналары - тормышларын җиңеләйтергә булышкан бөтен әйбер егетләребезнең кулларына барып иреште, Аллаһка шөкер...
Әниләребез җибәргән күмәчләр, апаларыбыз йөрәк җылысы белән кискән өй токмачлары, абзыйларыбыз ясаган окоп шәмнәре, балаларыбыз язган хатлар, татар җырлары яздырылган флешкалар, халкым җибәргән чиста сулар, ризыклар егетләребезнең күңелләрен җылыткандыр, туган якларына кайткан кебек булганнардыр... Шыгрым тулы грузовой белән Украина эчендә 2430 чакрым, ә тулаем алганда 7 мең чакрымнан артык юл үтелгән... Юл каршылыклары, ватылулар, хәбәргә керә алмаулар, үзәкне өзгән фәрештәләр аллеясы (һәлак булган  балалар өчен төзелгән), урыннарыннан 800 чакрым күчкән хәбәрсез югалган егетләребезне табып, кулларын кысып кочаклаулар, фронт сызыклары, ут эчендәге госпитальләр, хәрабәләр, җимерекләр арасында исән калган кешеләр, барсы да йөрәк аша узды...
Әле һаман да ушыма килә алмыйм...

Шушы авыр вакытларны җиңеләйткән курку белмәс егетләремә, ут чәчеп торган волонтер кызларыма, район җитәкчелегенә, соңгы ипиенә кадәр чыгарып биргән, догалары белән безнең юлыбызны яктырткан ХАЛКЫМА, кулымны йөрәгемә куеп, башымны иеп, тирән рәхмәтемне җиткерәм... Безнең эшебез күлдәге тамчы кебек кенәдер, ләкин шундый тамчылар күлне җыя ала!! Халык - ул көч . Егетләр, без сезнең белән, һәрвакыт" - дип яза Рүзәл Минһаҗев үзенең аккаунтында. 

Рүзәл Миһаҗев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев