Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова вафля пешерү рецептын тәкъдим итә
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдә кызы Ләйлә белән вафля пешерү рецептын тәкъдим итә.
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдә кызы Ләйлә белән вафля пешерү рецептын тәкъдим итә.
Бу камырны вафля өчен махсус табада пешерәләр. Камыр өчен кирәк: 8 йомырка сарысы, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, ярты стакан каймак, 1,5 стакан он. Йомырканың сарысына шикәр комы салып, миксер белән күпертеп алырга.
Рецепттагы барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, пешерер алдыннан гына калган 8 йомырканың агын миксер белән күпертеп кушарга.
Вафля табасына сыек камырны бер-ике кашык сала-сала пешерергә. Пешеп җиткәч, вафляларны җылы килеш рулет итеп төреп барырга. Эчлек буларак куертылган сөт беләнчикләвек яки җиләк-җимештән ясалган желе салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев