Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Төенчекләр

Икенче ашка күпләр бәрәңгеле-итле ризык сайлый. Райондашыбыз Гөлшат Мөхәмәтҗановадан тавык ботларын үзенчәлекле әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Бу төр ризыкны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Кирәкле ингредиентлар: 8 тавык боты, уртача зурлыктагы 6-7 бәрәңге, 350 грамм шампиньон гөмбәсе, 500 грамм катлы камыр (слоеное тесто), уртача зурлыктагы бер-ике баш суган, 4-5 тырнак сарымсак, 200 мл сөт, 130 грамм атланмай, чичил сыры (сырная косичка), үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе. Тавык ботларын сарымсак, тоз, борыч белән ышкып, табада 25-30 минут кыздырып алабыз. Бәрәңгене пешереп, тукмак белән төябез дә, кайнаган сөт һәм атланмай салып, бик яхшылап күпертәбез. Ул арада гөмбәне суган белән кыздырабыз.
Катлы камырны өй температурасында җебетеп, ике кисәккә бүләбез һәм 10x10 сантиметр үлчәмдә шакмаклап кисәбез. Әлеге шакмакларны уклау белән
җәеп зурайтабыз. Төбе тишелмәсен өчен уртасына тагын бер кечкенә генә шакмак камыр куярга онытмагыз. Камыр өстенә – бәрәңге боламыгы, аның өстенә кыздырылган гөмбә салабыз. Уртасына тавык ботын бастырып куябыз.
Камырның чит-читләрен күтәреп җыябыз һәм, таралып китмәсен өчен, чичил сыры тасмалары белән бәйлибез. Ботларның ачык калган өлешен фольга белән төреп куярга кирәк. Духовкага тыгар алдыннан һәрбер “ботлы” төенчекне йомырка сарысы белән майлыйбыз. 30-35 минуттан тавык ботлары әзер була.
Тәмле булсын!

Фото – Г. Мөхәмәтҗанованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X