Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Тәмле” салаты

Райондашыбыз Резида Хәбибуллина бәйрәм табынына тәмле салат рецептын тәкъдим итә.


Кирәкле ингредиентлар: өч йомырка, ярты түшкә ысланган тавык ите, ике свежий кыяр, 200 грамм кореяча кишер, 200 грамм каты сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе. Салат катлы-катлы итеп ясала, һәр кат өстенә майонез сылана. Зур яссы тәлинкәгә беренче кат итеп, угычтан уып, пешкән йомырка салабыз. Икенче катта вак итеп туралган ысланган тавык ите була. Өченче катка бик вак итеп туралган кыяр салабыз. Аннан соң кореяча кишерне җәяргә кирәк. Кишер телемнәре бик озын булса, икегә бүлергә мөмкин.
Бишенче катта уртача угычтан чыгарылган сыр булачак. Салатның өстен петрушка белән бизәп, табынга бирәбез. Табынга биргәнче бер сәгать суыткычта тотсаң, салат тәмлерәк һәм сусылрак булачак. Тәмле булсын!

Фото - Р.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев