Табын күрке – ризык
Бәйрәм табынын аш-суга оста райондашларыбыз белән бергәләп әзерлибез.
Адилә Гыйльфанова – Тойгелде авылы кызы. Райондашларыбыз аны кейтеринг остасы буларак белә. Юбилей булсынмы, туй өстәле әзерләргә кирәкме, Адиләгә мөрәҗәгать итәләр. Адиләнең фантазиясе зур. Ул яратып ясый торган шпинат рулеты кабымлык буларак табынга куела.
Шпинат рулеты
Кирәкле ингредиентлар: 150 грамм шпинат, 3 йомырка, 50-80 грамм он, тоз. Эчлек өчен 300әр грамм кызыл балык һәм эремчек сыры кирәк.
Әзерләү тәртибе. Шпинатны блендер белән ваклыйбыз. Шуңа он, тоз,
3 йомырка сарысын өстибез. Йомырка агын, агарып, куерганчы миксер белән болгатабыз. Аның күләме артырга, калак белән алганда, аннан төшмәскә тиеш. Әлеге массаны шпинатка кушабыз. Табага пергамент кәгазе җәеп, шунда шпинат массасын агызабыз һәм аны 180 градус кайнарлыктагы мичтә 10-12 минут пешереп алабыз, аннан өстәлгә куеп суытабыз. Суынгач, өстенә эремчек сырын, кызыл балык җәябез һәм рулет формасында төрәбез. 20-25 минут суыткычта тотабыз һәм табынга бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев