Табын күрке – ризык
Бәйрәм табынын аш-суга оста райондашларыбыз белән бергәләп әзерлибез.
Гүзәл Рәхимуллина – туйлар, юбилейлар алып баручы тамада, блогер, җырчы. Сәхнә йолдызлары аш-су бүлмәсендә кайнашырга яратмаса да, Гүзәл искәрмә булып тора. Гүзәл пешергән бәлеш һәм башка төр камыр ризыклары телеңне йотарлык тәмле була. “Өч бала әнисе булгач, пешерә белү генә аз, ризыкны тәмле итеп әзерләү мөһим. Яңа ел табыны түрендә – халкыбызның милли ашлары еш кунак. Безнең Яңа елны бәлешсез каршы алганыбыз юк. Миннән күпләр: “Бәлеш камырын ничек ясыйсың?” – дип сорап яза. Бәлеш камыры май ярата инде ул”, – ди Гүзәл.
Бәлеш
Тигез күләмдә үсемлек мае, кибет каймагы, бүлмә температурасындагы су, 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы тоз, 1 чеметем чәй содасы, 1 чеметем шикәр комы, он салып, бәлеш камыры басабыз. Камыр ял иткән арада бәрәңгене, сыер итен, суганны шакмаклап турап, тоз, борыч салып, эчлек әзерлибез. Бәлешне ясап, кызган мичкә пешерергә куябыз. Кызарып, йомшак булып пешсен өчен, бәлешнең йөзе килгәч, фольга ябып пешереп бетерәбез. Пешеп чыгар алдыннан кайнар шулпа өстәргә онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев