Табын күрке – ризык
Дилбәр Шабаева – район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы. Кечкенәдән аш-су бүлмәсендә кайнашырга яраткан кыз һәр бәйрәм табынын үзенчәлекле итәргә тырыша. Табынга ризыкларны көнендә әзерләүне кулай күрә. Бәйрәмгә Дилбәр тәкъдим иткән салатны ясасагыз, үкенмәссез!
“Яңа ел фуроры” салаты
Кирәкле ингредиентлар: 200 грамм тавык филесы, 100 грамм караҗимеш, 100 грамм Кореяча әзерләнгән кишер, 100 грамм консервланган кукуруз, 100 грамм сыр, бер кыяр, ике аш калагы майонез, тоз.
Әзерләү тәртибе. Караҗимешне кайнар суда 10 минут юабыз һәм киптерәбез. Тавык филесын пешереп суытабыз. Савытка тавыкны – турап, сырны зур угычта уып салабыз. Шуңа шакмаклап туралган кыяр һәм вак итеп туралган караҗимеш өстибез. Иң азактан консервланган кукуруз һәм Кореяча әзерләнгән кишерне кушып, майонез белән болгатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев