Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Нәсимәдән – гөбәдия

“Гөбәдия әче камырдан да, төче камырдан да бик тәмле килеп чыга. Иң мөһиме – майны күбрәк салырга кирәк”, – ди Сал. Мухан авылында яшәүче Нәсимә Галиева. Ул гөбәдияне вак бәлеш кебек ясый.

Камыр өчен ике йомырка, ике стакан сөт, бер кап (11 г) коры чүпрә, ярты кап маргарин, кирәгенчә он, ванилин, шикәр комы, тоз кирәк булачак. Эчлек өчен 250 грамм корт, бер стакан дөге һәм бер стакан йөзем, биш йомырка, тәменчә шикәр комы, бер кап атланмай алына. Гөбәдияләрне майлау өчен бер йомырка, өстенә сибү өчен 5-6 печенье да кирәк. 

Иң элек, ачыга камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куябыз. Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатабыз да дуршлагта саркытабыз. Дөге ябышмасын өчен бераз үсемлек мае салып болгатырга кирәк. Чистартылган йөземне юып, кайнар суда тотып алабыз, аннары дөге белән болгатабыз. Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга, ә атланмайны эретергә кирәк. 
Әзер камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар ясыйбыз. Зурракларын чама белән чәй тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге, берәр аш кашыгы атланмай салып, кечкенә җәем белән каплыйбыз да читчитләрен бөреп беркетәбез. Гөбәдияләрнең өстен, туглаган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган мичтә йөзе кызарганчы пешерәбез. Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев