Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Тәмлетамак

Кычыткан ашы пешереп ашадыгызмы?

Язгы ашларның берсе - кычыткан ашы

Кычыткан ашы пешереп ашадыгызмы? 

Кычыткан ашын мин болайрак пешерәм: кәстрүлгә 2,5-3 литр су салып, кайнатырга куеп җибәрәм. Су кайнап чыккач, шакмаклап туралган 2-3 бәрәңге, тәменчә генә тоз салам.
Аерым табада сыек майда, бер баш туралган суганны һәм кыргычның вак ягыннан үткәрелгән кишер кырып кыздырам да бәрәңге янына салам.

Бәрәнге пешкән арада кашык чумары ясыйм (каймак кебек куелыктагы): бер йомырка, ярты стакан су, тоз, 1-2 аш калагы сыек май, он салып бик куе булмаган камыр ясыйм. 
Ул арада зур бер тотам кычытканны юып, тишекле чүмечкә салам һәм өстеннән кайнап торган су коям - кычытканны пешеклим.
Суы саркыган кычытканны бик вакламый гына турап, ашка салам. Аш кайнап чыккач, камырны ярты бал калагы итеп алып калаклап ашка салам. Шуннан соң 1 йомырканы туглап, шулпаны болгата-болгата, аңа әкрен генә нечкә генә итеп агызам. Аш пешеп беткәч, 50 грамм акмай салып 10 минут төнәтәм: ашны сүндереп ял иттерәм. Ашларыгыз тәмле булсын!

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев