Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Итле бәлеш

Итле бәлешне һәрберебезнең дә ашаганы бар. Ә менә итле-дөгеле бәлеш пешереп караганыгыз бармы? Райондашыбыз Ләйсән Кашаповадан гадәти булмаган рецепт тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 данә йомырка, 1 аш кашыгы майонез, бераз көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 25 г йомшак чүпрә, кирәгенчә он.

Эчлек өчен: 0,5 килограмм сыер ите, уртача зурлыктагы 2 баш суган, 1 стакан дөге, тәменчә тоз-борыч, ит кыздырыр өчен үсемлек мае, 50 г атланмай, 4-5 аш кашыгы шулпа.

Әзерләү тәртибе: тирән савытка җылымса сөт, көнбагыш мае, майонез, йомырка, шикәр комы, тоз, чүпрә салып яхшылап туглыйбыз. Аз-азлап кына он куша барып, йомшаграк камыр басабыз. Әзер камырның өстен каплап, 40 минут ял иттерәбез.

Итне кечкенә шакмаклап турап, майлы табада кыздырабыз. Бераздан өстенә ваклап туралган суган кушабыз, борыч сибәбез. Капкач белән томалап, 10 минут пешереп алабыз. Өстенә кисәкле атланмай салабыз. Бүрттерелгән дөге белән әзер итне кушып, тәменчә тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Камырны ике кисәккә бүләбез. Зуррагы – бәлеш төбенә, кечкенәсе бәлешнең өстенә булачак. Камыр өстенә эчлекне бушатып тигезлибез. Кашык белән шулпа сибәбез. Кечкенә өлеше дә җәеп, бәлешкә каплыйбыз һәм читен матурлап бөрәбез. Бәлеш өстен чәнечке белән тишкәләп чыгарга онытмагыз.
Өстен майлап, бәлешне 180 градуска кадәр кызган мичкә куябыз. Ул бер сәгать чамасы пешәргә тиеш. Өсте кызарып китсә, фольга каплап торыгыз. Мичтән алгач, өстенә юеш тастымал ябарга кирәк. Табынга кайнар килеш чыгарабыз.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев