Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яшелчәле ит

Ит белән әзерләнгән яшелчә аеруча тәмле була. Райондашыбыз Лилия Маннановадан тәмле һәм туклыклы ризык рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 600 грамм сыер яки сарык ите, 50 грамм борчак оны, уртача зурлыктагы бер баклажан, 3 баш суган, 6 бәрәңге, 2 аш калагы томат пастасы, үсемлек мае, тәменча тоз, борыч,1 бал калагы куркума.
Әзерләү тәртибе. Суганны ярымбоҗралап турап, майлы табага салынган томат пастасында алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Суган әзер булгач, өстенә борчак онын салабыз да тагын 15 минутлап кыздырып алабыз. Ул арада итне вак шакмаклап турыйбыз һәм борчак оны белән суган янына кушабыз. Өстенә алты стакан су салабыз һәм, кәстрүлнең капкачын ябып, 40 минут томалап пешерәбез.
Ит пешкән арада баклажанны чистартабыз. Аны телемләп 1 см калынлыгында түгәрәкләргә кисәбез һәм ике яклап та майда кыздырып алабыз. Бәрәңгене эре саламлап турыйбыз һәм баклажанга кушып 30 минут пешерәбез.
Ит белән яшелчәне табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп чыгарабыз.
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев