Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөлнурдан – голубцы

Сәфәр авылын­да яшәүче Гөлнур Мирзаһитова: “Быел бакча уңышы мул­дан булды”, – ди. Гөлнур апаның бак­ча нигъмәтләреннән әзерләнгән голубцы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: уртача зурлыктагы бер баш кәбестә, артык зур бул­маган бер суган, 2-3 тыр­нак сарымсак, эчлек өчен тәмләткечләр кушылган ит фаршы, ике данә помидор, уртача зурлыктагы бер ки­шер, көнбагыш мае, томат па­стасы, тоз һәм тәмләткечләр.

Әзерләү тәртибе. 2 ста­кан дөгене тозлы суда бүрттерәбез. Дөге бүрткәч, салкын су белән юып, фарш белән болгатабыз. Кәбестә яфракларын, кәчәненнән ае­рып, тозлы суда пешерәбез. Кәбестәне 15-20 минут чама­сы пешерергә кирәк. Игъти­барлы булыгыз: кәбестә ар­тык йомшарып китсә, әйбәт булмаячак. Пешкән кәбестә яфракларын суытабыз һәм, әкренләп, һәр кәбестә яфра­гына эчлек салып төрәбез.

Шул арада суган, са­рымсак, кишер, помидор­ны турап, кыздырып ала­быз. Аңа томат пастасы, тоз һәм тәмләткечләр кушабыз. Әлеге катнашмага голубцы­ны тезәбез һәм 40-45 минут чамасы пешерәбез.

Табынга голубцыны үзегезгә ошаган соус белән бирергә була. Гадәттә, май­онез, каймак, кетчуп белән тәмле була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев