Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алсудан – җимеш кәнфите

Кайсыгыз шикәр кулланмый? Җимеш кәнфите әзерлибезме? Райондашыбыз Алсу Хисаметдинова сезгә тәмле кәнфит рецепты тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: күрәгә, кара җимеш, инжир, йөзем, төше алынган финик. Бөтен җимеш күләме 400 грамм булырга тиеш. 100 грамм вакланган миндаль, кешью, әстерхан чикләвеге. Юкә балы, мәк, кунжут.

 

Әзерләү тәртибе. Күрәгә, кара җимеш, инжир, йөзем, төше алынган финикны суда җебетәбез һәм иттарткычтан чыгарабыз. Блендер белән вакласагыз да була. Шуңа төелгән яисә уклау белән вакланган миндаль, кешью, әстерхан чикләвеге кушабыз. Үзегез яраткан башка төр чикләвекләрне дә өстәргә ярый. Әлеге массага 2-3 аш калагы сыек бал салып болгатабыз. Бертөрле шарчыклар ясап, ашый торган теләсә нинди вак орлыкка әвәлибез. Мин кара һәм ак кунжут, мәк файдаландым. Бераз вакланган көнбагыш, чикләвек, җитен орлыгында да әвәли аласыз. Гәүдәгә авырлык өстәми торган кәнфитләребез әзер. Әлеге порциядән 25 кәнфит чыга. Көнгә ике кәнфит кенә ашарга ярый.

Тәмле булсын!

фото - А.Хисаметдинованың шәхси архивыннан

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев