Үрәзмәт башлангыч мәктәбе «Яшел» Яңа ел» республика конкурсында катнашты
«Зеленое» оформление» номинациясендә 3 нче урын яулады
Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныфы укучысы Гүзәл Фәйрушина, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре арасында үткәрелгән "Яшел" Яңа ел" республика конкурсында катнашып, "Зеленое" оформление" номинациясендә 3 нче урын яулады.
"Гринта" төбәк операторы матбугат хезмәте вәкиле җиңүчеләрне бүләкләү өчен Тат. Бүләр мәктәбенә килде һәм укучылар белән очрашып, каты көнкүреш калдыклары, аларны икенчел куллану һәм эшкәртү турында әңгәмә уздырды.
Бәйгедә быел 100дән артык эш кабул ителгән. Балалар кул эшләре ясап кына калмаганнар, ә аларны бик матур итеп тәкъдим дә иткәннәр, эшләнмәләр өчен материал сайлауларын дәлилләп аңлатканнар, көндәлек тормышта икенчел, экологик чиста чимал куллану турында сөйләгәннәр.
Гүзәлне бәйгегә әзерләгән Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйгардановага да оешманың Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә чыгарылган КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы тарафыннан эшләнгән өстәл уеннары тапшырылды.
Фото - "Гринта" төбәк операторының матбугат хезмәтеннән һәм Г. Шәйгардановадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев