Укучылар мәҗбүри фәннәрдән бердәм имтиханны көз көне кабат тапшыра алачак
Бу хакта «ТАСС»ка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Ведомствода бер яки ике мәҗбүри предмет буенча тиешле баллар җыя яки имтиханнарны тапшыра алмаган, яки расланган документаль нигезле сәбәпләр аркасында аларны тәмамлый алмаганнар өчен БДИ-2026 расписаниесендә өстәмә этап каралган, дип ачыклык керттеләр.
Бу чорда рус теленнән һәм база математикасыннан имтиханнар үткәреләчәк.
Моннан тыш, БДИның төп чорында яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр каралган. Агымдагы елның 8 һәм 9 июлендә чыгарылыш сыйныф укучылары элек тапшырылган имтиханнарның берсен, агымдагы елда яки 10 нчы сыйныфтан соң тапшырган фәннәрне дә кертеп, кабат тапшыра алачак.
Чыганак һәм фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев