Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Тугызынчы сыйныф укучылары 2028 елда тарих буенча телдән имтихан тапшырачак

Россиядә барлык тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри телдән имтихан гамәлгә керәчәк.

Россиядә барлык тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри телдән имтихан гамәлгә керәчәк. Аны 2028 елның февраль-март айларында тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Аның сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча имтиханны телдән үткәрү планлаштырыла. Ул ачыклык керткәнчә, сынауны төп чор кысаларыннан чыгару имтиханнар саны буенча артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tugyzyncy-syinyf-ukucylary-2028-elda-tarix-buenca-teldan-imtixan-tapsyracak-5924358

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев