Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Төп дәүләт имтиханын тапшырмаган укучыларга эшче һөнәренә түләүсез өйрәнергә хокук бирелә

Дәүләт Думасы беренче укылышта Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшырмаган тугызынчы сыйныф укучыларына түләүсез эшче һөнәренә өйрәнергә хокук бирә торган закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, имтиханда канәгатьләнерлек билге куелмаган укучылар һөнәри белем ала алачак, ә ул тәмамлангач, имтиханны яңадан тапшырып, аттестат кына түгел, һөнәр турында таныклык та бирелә.

Инициатива авторлары — Дәүләт Думасы вице-спикерлары Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых ассызыклаганча, еш кына ОГЭны уңышсыз тапшырганнан соң укучылар бер елга якын вакытларын югалта. Ә аны алар эшче квалификациясе алу өчен куллана алыр иде, шул ук вакытта алар тәкъдим иткән чара имтиханны уңышсыз тапшыру аркасында һөнәри әзерлексез һәм киләчәк перспективаларсыз калучылар санын киметергә ярдәм итәчәк..

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/oge-birmaucelar-ocen-belgeclek-alu-xokuky-turyndagy-zakon-proekty-i-ukylysta-kabul-itelde-5911615

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев