Театр коллективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр
Районда»Театр яктылыкка илтә» муниципаль проекты эшләп килә.
17 гыйнвар көнне "Театр яктылыкка илтә" муниципаль проекты кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында Күбәк, Тат.Бүләр урта мәктәпләре, Салауз-Мухан, Яңа Усы, Мари Бүләр, Әмәкәй төп мәктәпләрендә эшләп килүче театр коллективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Укучылар татар драматургларының төрле жанрларда язылган әсәр өзекләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Фото - район мәгариф идарәсеннән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев