Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Татарстанда табигый фәннәр укытучылары өчен яңа премияләр биреләчәк

Хәзерге вакытта әлеге документ антикоррупцион экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА

Татарстанда физика, химия һәм биология укытучыларына бервакытлыча акчалата түләүләр билгеләү турында программа проекты эшләнде.

Хәзерге вакытта әлеге документ антикоррупцион экспертиза уза, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Түләүләр күләме педагогның квалификациясенә һәм эш стажына бәйле булачак. Мәсәлән, югары категорияле һәм зур эш тәҗрибәсе булган укытучылар 345 мең сум алса, эш стажы 5 елга кадәр булган яшь белгечләргә 288 мең сум, ә мәктәпләрдә хезмәт куючы югары уку йорты укытучыларына 230 мең сум түләү каралган. Яңа премияләр конкурс нигезендә биреләчәк һәм анда катнашучылар берничә мөһим таләпкә җавап бирергә тиеш. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты БДИны 80 һәм аннан югарырак баллга тапшырырга, ә укучылар олимпиадаларда призлы урыннар яуларга тиеш. Шулай ук укытучының белем бирү чараларында катнашуы да исәпкә алына. Конкурс җиңүчеләренә акчалата бүләк сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң 45 эш көне эчендә берьюлы күчереләчәк. Бу чара табигый фәннәргә кызыксынуны арттыру һәм киләчәктә инженерлар, табиблар, галимнәр әзерләүче иң яхшы остазларны дәртләндерү максатыннан эшләнә.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев