Татарстан олимпиада җиңүчеләре һәм аларның остазлары Казанда бүләкләнде
Мәгариф

Татарстан олимпиада җиңүчеләре һәм аларның остазлары Казанда бүләкләнде

Укучыларның остазларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

28 май көнне Казан шәһәрендә республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен, россиякүләм предмет олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен, аларны әзерләүче педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге чарада күпсанлы олимпиадалар җиңүчеләре Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова, Тат. Шуран мәктәбе укучысы Валерия Виноградова катнаштылар. Укучыларның остазларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото - Мөслим лицееннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев