Соңгы кыңгырау чыңлады
Районыбызда 11 сыйныфны – 55, 9 сыйныфны 255 укучы тәмамлый
Район үзәгендәге мәктәп-ләрдә узган бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты.
– Шатлыклы да, моңсу да булган әлеге бәйрәм барыбыз өчен дә бик кадерле! Егет-кызларның балачаклары үтте дип, күзләргә яшьләр тулды, шул ук вакытта аларның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басуларына сөенәм һәм укучыларыбыз белән горурланам. Әти-әниләр өчен дә бүген – ямансу һәм шатлыклы көн. Алга таба да балаларыгызга терәк булсагыз иде! – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Спорт, мәдәният өлкәләрендә, фән бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Төрле дәрәҗәдәге 61 олимпиадада җиңүчеләрнең һәм призлы урыннар алучыларның 12се – гимназия, 14е – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, 35е –лицей укучылары. Алар арасында ике һәм аннан да күбрәк фән бәйгесеннән югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар бар. Аларны Лилия Хәбибуллина исемләп атады.
– Быел 9 укучыга – “Ел укучысы”, 6 балага “Гимназиянең алтын запасы” титуллары бирелде. Дәүләт имтиханнарын куанычлы нәтиҗәләр белән тапшырып, егет-кызларның һәркайсына үзләре теләгән уку йортына керергә насыйп булсын! Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә – шушы кагыйдә белән яшәгез! – диде Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
“Балачак навигаторы” дип исемләнгән бөтенроссия проекты нигезендә “Киләчәк самолеты” акциясе уздырыла. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 1 сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныфларга матур теләкләр язылган кәгазь самолетлар тапшыра. "Бу – “Балачак навигаторы” символы. Егет-кызларның хыяллары тормышка ашсын, якты киләчәккә ышаныч булсын! Нинди һөнәрне сайласагыз да, чын кешеләр булыгыз! Ак юллар сезгә! – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Соңгы кыңгырау, балачакка нокта куеп, мөстәкыйль тормыш юлына дәшә. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – саубуллашу вальсы һәм теләкләр әйтеп, шарлар очыру. Әлеге мизгелләр күңелдә якты хатирә булып сакланыр.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев