Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Педагог-психологлар уенда катнаштылар

Район үзәк китапханәсендә педагог-психологлар өчен «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды.

Оператив-профилактик чаралар кысаларында һәм шулай ук психолог көненә багышлап район үзәк китапханәсендә «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды.Чараны китапханә хезмәткәрләре белән берлектә  Сарман районы буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесы бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова  үткәрделәр. Уенда белем бирү мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләүче педагог-психологлар катнашты.

- Уен  башында  кагыйдәләр аңлатылды һәм өч уенчы билгеләнде. Һәр уен өчлегенең җиңүчеләре финалда очраштылар, «Могҗизалар кыры» капитал-шоу уенында Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең педагог –психологы Ләйсән Хәлиуллина җиңүче булды.. Уен атмосферасы бөтен кеше яраткан экран версиясе белән тулысынча туры килеп, күңелле һәм иҗади булды. Педагоглар биремнәр турында рәхәтдәнеп фикер алыштылар, мөмкин кадәр күбрәк дөрес хәрефләрне атарга тырыштылар. Чара ахырында Алсу Разиновна уенның барлык катнашучыларына истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаручы элементлар таратты. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез, педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Фото -  район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев