«Олимпка юл» республика олимпиадасының математика буенча йомгаклау этабы узды
Мәгариф

«Олимпка юл» республика олимпиадасының математика буенча йомгаклау этабы узды

Мөслим гимназиясе һәм Күбәк урта мәктәбе укучылары призер булдылар

11–14 гыйнварда «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә «Олимпка юл» республика олимпиадасының математика буенча йомгаклау этабы узды.

Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Әмир Дәүләтшин (укытучысы - Рәмилә Госсамова) һәм Күбәк урта мәктәбенең 7 нче сыйныфында белем алучы Зөһрә Йосыпова (укытучысы - Дилбәр Фәхртдинова) бәйгедә призёр булды.

Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев