Мөслимнән 15 бала «Патриот» хәрби-патриотик лагерена ял итәргә китте
Аларны җиде көнлек бай эчтәлекле программа, яңа танышулар һәм онытылмаслык тәэсирләр көтә
Мөслим районыннан 15 егет һәм кыз Минзәлә районында урнашкан «Патриот» палаткалы хәрби-патриотик лагеренда ял итә. Аларны җиде көнлек бай эчтәлекле программа, яңа танышулар һәм онытылмаслык тәэсирләр көтә.
Лагерьда балалар табигать кочагында палаткаларда яшәячәк, иртәнге зарядкаларда, спорт ярышларында, тактик уеннарда һәм тарихи-патриотик дәресләрдә катнашачак. Моннан тыш, иҗади остаханәләр, төрле бәйгеләр һәм кичләрен учак янында узучы чаралар да программага кертелгән.
Мондый сменалар яшьләрдә командада эшләү күнекмәләрен үстерергә, җаваплылык хисен ныгытырга һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта алар сәламәт яшәү рәвешен алып бару, актив ял итү һәм яңа дуслар табу өчен дә яхшы мөмкинлек булып тора.
Балаларга күңелле ял, имин көннәр һәм якты хатирәләр телибез. Алар Мөслимгә яңа тәҗрибә, кызыклы белемнәр һәм күтәренке кәеф белән әйләнеп кайтсын!
Фото: мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм «Патриот» лагере архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев