Мөслимлеләр ТР Рәисе кубогына ярышта катнаштылар
20–21 майда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе кубогына нард уеннары буенча халыкара ярыш узды
Бәйгегә Мәскәү, Казан шәһәреннән һәм Яшел Үзән, Байлар Сабасы районнарының иң көчле нард уенчылары җыелды.
Мөслим районы данын лаеклы яклар өчен укучыларны ярышка өстәмә белем бирү педагогы Андрей Митрофанов әзерләде.
Сөмбел Закирова (Мөслим лицее) — 7-11 яшьлек (2015–2019 елларда туганнар),
Кәрим Шәймарданов (Г. Тукай исемендәге урта мәктәп) — 12-17 яшьлек (2009–2014 елларда туганнар) укучылар арасында озын нард буенча көчләрен сынадылар.
Турнир шартлары буенча яшь спортчылар 5 җиңүгә кадәр уйнады. Нәтиҗәдә Сөмбел Закирова үз яшь төркемендә 4 урынны яулады. Сөмбел зур шәһәрләрдән килгән көчле уенчылар белән көрәштә югары уен дәрәҗәсен һәм җиңүгә ихтыярын күрсәтте.
Укучыларны һәм аларның остазын уңышлы чыгышлары белән тәбрик итәбез һәм яңа җиңүләр, үсеш телбез.
Фотолар, видео - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев