Мөслимдә «Мин милләтемнең киләчәге, горурлыгы» бәйгесенең зона этабы узды
Мәгариф

Мөслимдә «Мин милләтемнең киләчәге, горурлыгы» бәйгесенең зона этабы узды

Балалар үз милләтенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә «Мин милләтемнең киләчәге, горурлыгы» муниципаль конкурсының зона этабы узды.

Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Катнашучылар кызыклы презентацияләр әзерләделәр һәм үз милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре, традицион костюмнары, милли ризыклары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, укучылар үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр: кайсы аш-су пешерү, кемдер тегү, оригами яисә милли ризык әзерләү белән шөгыльләнә.

 

Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев